ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 Май 2019, 12:04

Авыл хуҗалыгы тармагы эшкуарларына дәүләт ярдәме


#нацпроекты; “Кече һәм урта бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү” гомумдәүләт проекты чикләрендәге төбәк проекты.

Русия Федерациясе Хөкүмәтенең "Фермерларга ярдәм итү системасын булдыруга һәм авыл кооперациясен үстерүгә федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү һәм бүлү кагыйдәләрен раслау турында" карары кабул ителде. 476 санлы бу карарга 2019 елның 20 апрелендә кулимза куелган. Бу йөкләмәне үтәү өчен Башкортстан Хөкүмәте агымдагы елның 30 апрелендә "Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү максатында төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртипләрен раслау турында"гы 267 санлы карар кабул итте.

Федераль дәрәҗәдәге һәм төбәк Хөкүмәте карарлары нигезендә 2019 елда Башкортстан Республикасында региональ проектны тормышка ашыруга 318,2 млн сум (318 205 800,14), шул исәптән федераль бюджеттан 311,8 млн сум (311 841 684,14), ә республика бюджетыннан 6,4 млн сум (6 364 116,00) бүлеп биреләчәк.

Акча түбәндәге юнәлешләр буенча бүленә:

–төбәк конкурс комиссиясе карарлары нигезендә «Агростартап» гранты рәвешендә крестьян (фермер) хуҗалыкларына конкурс нигезендә грант рәвешендә (264,1 млн. сум, шул исәптән федераль бюджеттан 258,8 млн. сум һәм 5,3 млн. сум.)

-авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына агымдагы финанс елында тотынылган чыгымнарның бер өлешен каплауга (51 млн. сум, шул исәптән федераль бюджеттан 50 млн. сум һәм 1 млн. сум.)

-авыл хуҗалыгы кооперациясе өлкәсендә компетенцияләр үзәге һәм фермерларга агымдагы эшчәнлекне гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанслашу өчен ярдәм итү (3,06 млн сум, шул исәптән федераль бюджеттан-3 млн сум һәм 0,06 млн сум).
Читайте нас: