ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 Май 2019, 14:24

Мәгариф хезмәткәрләре мәнфәгатендә



Русия Президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында илнең мәгариф министры Ольга Васильева укытучыларның хезмәт хакын арттыру буенча алып барылган эшчәнлек буенча хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, югары ведомствода укытучыларның хезмәт хакы күләмен арттыруга ирешү өчен төбәк җитәкчелекләре белән зур эш алып барыла. «Сезнең белән соңгы очрашу вакытында сүз хезмәт хакын киметмичә саклап калу турында барды. Безнең өчен бу — иң мөһиме. Без һәр төбәк белән аерым сөйләшүләр алып барабыз, 2012 ел указлары мотлак үтәлсен өче нбез белем бирүнең барлык дәрәҗәләре буенча эшләргә тырышабыз», — дип билгеләде О.Васильева.

Министр шулай ук соңгы елда мәктәпләрдә артык күбәеп хисап документлары, отчетлар сизелерлек кимүе турында да әйтеп үтте . "Укытучылар һәм мәктәп администрацияләренең бу җәһәттән дәгъвалары күп булды, шуңа да без отчетлар дубликацияләнмәсен өчен, хисапларны минимумга кадәр киметтек», — диде мәгариф министры.
Читайте нас: