ИГЕНЧЕ
-25 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 Май 2019, 12:22

Мөмкинлекләре чикле булса да, рух көче чиксез


Бүген, 22 майда Уфада 2019 елгы III Бөтенроссия инвалидлар Җәйге спартакиадасының беренче этабы үтә. Ярышлар өстәл теннисы, йөзү һәм җиңел атлетика кебек спорт төрләре буенча уза. Әлеге спартакиада нәтиҗәләре буенча II этапта катнашу өчен команда формалаштырылачак.

Спатакиаданың төбәк этабын ачу парады " Динамо” спорт комплексында узачак.

Спартакиада дүрт категория буенча үткәрелә. Анда терәк-хәрәкәт аппараты, күз күреме, ишетү сәләте зарарланган һәм интеллектта тайпылышлары булган инвалид спортчылар ярыша.

Спартакиада үткәрүнең максатлары һәм бурычлары:

–Башкортстанда адаптив спортны популярлаштыру;

—начар ишетүче һәм күрүче кешеләр арасында физик культура һәм спортны актив пропагандалау һәм үстерү;

–төбәктә адаптив спорт проблемаларына дәүләт, җәмгыять һәм башка оешмаларның игътибарын җәлеп итү;

—сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, физик, әхлакый, рухи сәламәтлекне ныгыту һәм инвалидларның адаптив спортның төрле төрләре белән системалы шөгыльләнүе өчен тиешле шартлар булдыру;

—яшь инвалидларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү;

—спорт оешмалары һәм инвалидлар клублары арасында элемтәләрне киңәйтү, спорт осталыгын арттыру.

Ярышлар йомгаклары буенча Русия һәм Халыкара ярышларда катнашу очен Башкортстан Республикасы җыелма командалары формалаштырылачак.
Читайте нас в