ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 Май 2019, 16:24

Басуларда эш дәвам итә.

Чәчүлекләрне тәрбияләү,чүп үләннәренә,корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш чараларын күрү,мал азыгы хәзерләүдә катнашачак техниканы сафка бастыру –көн кадагындагы мәсьәлә.Басуларда үсентеләрнең исән-имин үсүе өчен мөһим булган төрле агротехник чаралар үткәрелә.”Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы 2400 гектарда бөртеклеләр чәчүне тәмамлады,әлеге вакытта чәчүлек мәйданнарында үсентеләрне саклау чаралары күрелә.Хуҗалыкта шулай ук 150 гектарда шикәр чөгендере игеләчәк.Сыйрышбаш авылының күл буендагы басуда “МТЗ” тракторына тагылган агрегат белән Илдар Мөхәмәтҗанов,су ташу машинасында Вадим Габсәлихов,хуҗалыкның баш агрономы Фәнил Маннанов җитәкчелегендә эшлиләр.
Язманың дәвамын гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз.

Читайте нас: