ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 Май 2019, 12:41

Дәүләт профсоюзларга ярдәм күрсәтергә тиеш


“Дәүләт профсоюз оешмаларына гражданнарның хезмәт хокукларын яклауда ярдәм итәргә тиеш”, — дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясенең X съезды утырышында.

"Профсоюзларның роле аеруча зур. Гражданнарның хезмәт хокукларын яклау өчен сезнең барлык мөмкинлекләрегез, вәкаләтегез бар. һәм, һич арттырусыз – бу өлкәдә дәүләт белән сезнең ышанычлы партнерлыкның уникаль тәҗрибәсе бәяләп бетергесез. Профсоюз оешмалары актив һәм нәтиҗәле эшләгән урыннарда хезмәт коллективлары белән дә, эш бирүчеләр белән дә тыгыз бәйләнешләр булдырыла, хезмәт хакын арттыру, хезмәт, ял шартларын яхшырту белән бәйле мәсьәләләр нәтиҗәле хәл ителә», — дип билгеләде дәүләт башлыгы.

Шул ук вакытта, ул ассызыклавынча, бизнес эшенә катнашу, аңа басым ясау турында сүз бармый. “Русиядә хезмәт законнарының таләпләре һәм нормалары шәхси предприятиеләр өчен дә, дәүләт предприятиеләре өчен дә бертөрле", — дип билгеләде В.В.Путин.

Ул шулай ук профсоюз оешмаларына хезмәт ияләренең хокукларын яклау өлкәсендәге законнар чыгару эшчәнлгендә активрак катнашырга һәм аларны ныклы контрольдә тотарга, шул исәптән суд утырышларында ялланган хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен һөнәри биеклектә якларга өндәде.

Мәгълүмат чыганагы – “Башинформ” агентлыгы. http://www.bashinform.ru/news/1311140-vladmir-putin-gosudarstvo-obyazano-okazyvat-sodeystvie-profsoyuznym-organizatsi/
Читайте нас: