ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 Май 2019, 12:13

Янә “Гаилә” көне узды

Башкортстан Республикасы “Гаилә” төньяк – көнбатыш районара үзәге балалар белән әти-әниләрне актив ялга тарту, гаиләләр ял көннәрендә өйләрендә уздырырмыйча, аларны бер-берсе белән аралашуга җәлеп итү максатыннан төрле чаралар оештыра. 18 майда үзәк чакмагышлыларны һәм кунакларны чираттагы гаилә ялына җыйды. Чарада 28 кеше (12 гаилә) катнашты. Б.Р. “Гаилә” төньяк көнбатыш районара үзәге белгечләре тәүдә үзәк тәкъдим иткән уңайлыклар,өстенлекләр белән таныштырып үттеләр. Аннан соң ата-аналар һәм балалар өчен “Ком белән рәсем ясау “, “Кече моториканы үстерү”, “Рәссам”кебек мәйданчыклар эшләде. Биредә һәркем күңеленә ошаган шөгыль тапты.
Язманың дәвамын гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз.
Читайте нас: