ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 Май 2019, 11:31

Ил Президенты бүләкләде

Русия лидеры Владимир Путин Кремльдә танылган россиялеләргә һәм чит ил кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Тантана кичә Кремльнең Екатерина залында узды. Орден, медальләр һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләнүчеләр арасында очучы-космонавтлар, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт эшлеклеләре, танылган артистлар, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бар. Алар арасына — Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко, “RT” баш мөхәррире Маргарита Симоньян, сатирик Михаил Жванецкий, дизайнер Валентин Юдашкин, җырчы Лариса Долина, академия ректоры Ваганова Николай Цискаридзе, актер Сергей Маковецкий һәм ФИФА президенты Джованни Инфантино.
Читайте нас: