ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 Май 2019, 11:35

Күп балалы гаиләләрнең ипотека бурычлары компенсацияләнә

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #Демография; #ВладимирПутин. Күп балалы гаиләләр өчен ипотека буенча бурычларны компенсацияләү турындагы законны май ахырына кадәр кабул итү планлаштырыла. Ул Өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләр мәнфәгатендә 2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелер, дип көтелә. “Киләсе атнада, 28 майда, без бу закон проектын беренче укылышта карарга ниятлибез, 29 майда — икенче һәм 30 майда — закон кабул итәргә”, — дип хәбәр итә парламент палатасы спикеры В.Володин. Проектны Дәүләт Думасының барлык фракцияләре һәм Федерация Советы әгъзалары кертте. Чәршәмбе көнне Парламент советы аның турында Карар кабул итәчәк. Ул РФ Президенты Владимир Путинның Юлламасын тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Бу хактагы документка финанс-икътисади нигезләүләрдән күренүенчә, 2019 ел йомгаклары буенча 30 меңгә якын гаилә бу дәүләт ярдәменнән файдалана алачак. Күп балалы гаиләләр өчен ипотека буенча бурычларны компенсацияләү турындагы закон кабул ителгәч, өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә 2020 елның 1 гыйнварыннан 450 мең сум акча түләячәкләр.



Күп балалы гаиләләр өчен ипотека буенча бурычларны компенсацияләү турындагы законны май ахырына кадәр кабул итү планлаштырыла. Ул Өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләр мәнфәгатендә 2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелер, дип көтелә.

“Киләсе атнада, 28 майда, без бу закон проектын беренче укылышта карарга ниятлибез, 29 майда — икенче һәм 30 майда — закон кабул итәргә”, — дип хәбәр итә парламент палатасы спикеры В.Володин. Проектны Дәүләт Думасының барлык фракцияләре һәм Федерация Советы әгъзалары кертте. Чәршәмбе көнне Парламент советы аның турында Карар кабул итәчәк. Ул РФ Президенты Владимир Путинның Юлламасын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

Бу хактагы документка финанс-икътисади нигезләүләрдән күренүенчә, 2019 ел йомгаклары буенча 30 меңгә якын гаилә бу дәүләт ярдәменнән файдалана алачак.

Күп балалы гаиләләр өчен ипотека буенча бурычларны компенсацияләү турындагы закон кабул ителгәч, өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә 2020 елның 1 гыйнварыннан 450 мең сум акча түләячәкләр.
Читайте нас: