ИГЕНЧЕ
+5 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 Май 2019, 17:37

Барысы да бер үзәктә булачак

#Нацпроекты Башкортостан

#”Малое и среднее предпринимательство и поддержка индивидуальной предпринимательской инициативы”

Уфаның «Торатау» Конгресс-Холлында эшкуарларга ярдәм күрсәтү буенча “Минем бизнес”(“Мой бизнес”) бердәм үзәге барлыкка киләчәк. Аны ачу агымдагы елның 1 августына планлаштырылган.

Республиканың икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Үзәктә барлык ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар рөхсәтләрен раслау буенча хезмәт күрсәтәчәкләр. Аныклап әйткәндә, биредә төзелеш, файдалануга тапшыру һәм инженерлык челтәрләренә тоташтыру өчен рөхсәт биреләчәк. Яңа эш башлаучы эшкуарларга ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның компетентлы белгечләре ярдәм итәчәк, дип хәбәр ителә.

«Минем бизнес» үзәге проекты Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин рәислегендә Инвестицион һәм эшкуарлык климатын яхшырту буенча проект офисы утырышында тәкъдим ителде. Ул 30 квадрат метр мәйданлы 7 кабинетта урнашачак, дип планлаштырыла.
Читайте нас: