ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 Май 2019, 17:55

Иңнәрдә ак канат, очарлар алга карап

Калмашбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныфын агымдагы уку елында өч егет һәм өч кыз тәмамлады. Авыл мәдәният йортында шушы уңайдан оештырылган "Соңгы кыңгырау" тантанасында аларны авыл биләмәсе башлыгы Азат Рамазанов, муниципаль район хакимияте вәкиле, район "Игенче" гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Әмирханов, муниципаль район Советы депутаты Динар Сәлимов, җаваплылыгы чикләнгән "Базы" авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыятенең баш икътисадчысы Геннадий Тимофеев, Балалар иҗат үзәге методисты Светлана Йосыпова тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.

Изге теләкләрен, киңәшләрен, зурлар тормышына фатиха сүзләрен шулай ук мәктәп директоры, беренче һәм бүгенге укытучылары, сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләре, яшь алмашлары - башлангыч сыйныф укучылары да җиткерде. Зур тормышка ишек ачылуны белдереп, җиз кыңгырау чыңлады. Барыр юллары уң, сикәлтә-каршылыкларсыз булсын, максатлары тормышка ашсын, гел җиңүләр генә яулансын, ак юл сезгә!
Читайте нас: