ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 Май 2019, 17:43

Өлкәннәр тәҗрибәсе уңай өлге булачак


РФ Президенты Владимир Путин узган ел ахырында – агымдагы ел башында үз вазифаларын башкарган 15 төбәк башлыгы белән очрашу уздырды. Алар арасында Башкортстанның элекке җитәкчесе Рөстәм Хәмитов та бар иде. Дәүләт башлыгы экс-губернаторлар бу вазыйфада аларны алыштыручы варисларына ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. Президент фикеренчә, “аксакалларның” төп бурычы — үзләре бу югары вазыйфада туплаган уңай тәҗрибәне тапшыру.

“Сезнең ярдәмегез яңа җитәкчеләр эшкә табигый рәвештә керешә алсын, җитәкчеләр сыйфатында үзләре җитәкчелек итә башлаган территорияләрдә яшәүче гражданнарның ышанычын яуласын өчен кирәк”, — дип белдерде Владимир Путин.
Читайте нас: