ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 Май 2019, 15:52

РФ Президентының кабул итү итү бүлмәсендә киңәшмә. Ул куйган бурычлар ничек үтәлә?


Уфада Русия Президенты В.В. Путинның төбәк кабул итү бүлмәсендә Михаил Закомалдин рәислегендә хакимиятнең федераль һәм төбәк структуралары, шулай ук көч блогы җитәкчеләре катнашында Координацион киңәшмә узды. Утырышта җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек, шулай ук Русия Президенты В.В.Путинның «2024 елга кадәр Русия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында" 2018 елның 7 маендагы 204 санлы Указын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Агымдагы елдагы җәйге каникул көннәрендә балалар 2652 оешма - санаторий, сәламәтләндерү, хезмәт, тәүлек буе яки көндезге яллы лагерьларында ял итәчәк һәм сәламәтлеген ныгытачак. М. Закомалдин киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын янгын сүндерү, ял базаларында санитар куркынычсызлыкны тәэмин итүгә, шулай ук укучыларны террор хәвефеннән яклануына юнәлтте. “Балалар ялын оештыруда вак-төяк булмый. Бу — балалар. Моңа кадәр Башкортстанда җитди гадәттән тыш хәлләр булмады. Әмма без илнең башка төбәкләрендә балалар белән булган фаҗигаләрне хәтерлибез. Бу мәсьәләгә принципиаль һәм аеруча игътибар белән каравыгызны сорыйм.Әгәр лагерь җитәкчелеге укучыларның ялын тәэмин итүгә намуссыз караса, аларга эшкә рөхсәт бирмәс идем», — диде баш федераль инспектор. Ул шулай ук балалар ялын оештыру Идел буе округының Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның шәхси контролендә булуын ассызыклады.

Башкортстанның ял базаларында быелгы җәйдә барлыгы 240 меңнән артык бала, шул исәптән авыр тормыш хәлендә яшәгән 69 меңгә якын яшүсмер дә, ял итәчәк һәм сәламәтлекләрен ныгытачак (аз чыгымлы формаларын исәпкә алып — 390 мең).

Киңәшмәнең тагын бер мөһим темасы — Русия Федерациясе Президенты В.В.Путинның 2018 елның 7 маендагы 204 санлы «2024 елга кадәр Русия Федерациясе үсешенең гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турында" Указын тормышка ашыру мәсьәләсе. Башкортстанда 12 милли проект – «Сәламәтлек саклау», «Демография», «Экология», «Мәгариф» һәм башка проектлар гамәлдә. Алар чикләрендә дәваханәләр, мәктәпләр төзелә, ана капиталы, күп балалы гаиләләргә пособиеләр түләнә, яңа эш башлаучы эшкуарларга ярдәм күрсәтелә. Киләсе 6 елга төбәк проектларын финанслауның гомум күләме 175 млрд. сумнан артыр, дип планлаштырыла. Шуның 80 миллиард сумы — федераль бюджеттан бүленгән акча. Бүген республикада милли проектларның 12 проект комитеты булдырылды, ведомство проект офислары булдырылды. Указны үтәүгә контрольлек итүче бгары вазифадагы җитәкчеләр тәгаенләнгән.
Читайте нас: