ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 Май 2019, 12:16

Өлкән яшьтә дә яңа һөнәр үзләштереп була


#регпроекты; “Старшее поколение”

#Программа по обучению граждан предпенсионного возраста

Пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр өчен (пенсия яшенә кадәрге кешеләргә картлык буенча страховка пенсиясен алу хокукы бирә торган яшькә җиткәнче 5 ел калган гражданнар керә, шул исәптән вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы булганнар да) һөнәри белем алу яки предприятиедә ихтыяҗ булган белем бирү программалары буенча өстәмә һөнәри белем алуга мөмкинлекләр булдырыла.

Якындагы 6 елда Башкортстанда «Өлкән буын» гомум проекты кысаларында пенсия алды яшендәге 9 меңгә якын граждан (ел саен – 1480 кеше) яңадан укытылачак. Ел саен пенсия яшенә җиткән Башкортстан гражданнарын яңадан укытуга 108,8 миллион сум акча бүленә, шуларның 103,4 миллион сумы – федераль бюджет акчалары, калган 5,4 миллион сумы республика бюджетыннан юнәлтелә.
Читайте нас: