ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 Май 2019, 12:25

Санкт-Петербургта – Сөт олимпиадасы

#нацпроекты;# “Международная кооперация и экспорт”

#регпроекты;# “Экспорт продукции АПК”

#XI Молочная олимпиада в С.-Петербурге

26-30 майда Санкт-Петербургта сөт базарын өйрәнү үзәге һәм “The DairyNews” мәгълүмат агентлыгы берлектә оештырган XI сөт олимпиадасы уза. Чарада дөньяның 12 иленнән 400дән артык вәкил катнашачак, дип хәбәр итә Санкт-Петербургның Сәнәгать сәясәте һәм инновацияләр комитеты матбугат хезмәте.

Сөт олимпиадасы кысаларында:

27 майда — VII Җәйге сөт саммиты;

28 майда — төбәкләрнең II сөт форумы;

29 майда — «Яңа буын һәм сөт» конференциясе узачак.

Төбәкләрнең сөт форумының пленар утырышында С.-Петербургның Сәнәгать сәясәте һәм инновацияләр комитеты рәисе Юрий Калабин, Төньяк-Көнбатыш банкы рәисе урынбасары Олег Тихомиров, Чехия Республикасының икътисади вәкиллеге үзәгенең өлкән аналитигы Ольга Абрамова, Удмуртия Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Олег Малащенко, Ленинград өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, төбәкнең агросәнәгать һәм балык хуҗалыгы комплексы комитеты рәисе Михаил Глазков, Вологда өлкәсе Губернаторы урынбасары Елена Авдеева, Череповец шәһәре мэры (Вологда өлкәсе), Башкортостан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов, Стефан Перевалов һәм башкалар чыгыш ясаячак. Башкортстан вәкиле Юрий Лысовның чыгышы “сөт тармагының инвестицион потенциалы һәм Башкортостан Республикасының экспорт мөмкинлекләре " темасына багышлана.

Мәгълүмат өчен: Республика алдагы 5 елда агросәнәгать комплексы продукциясен чит дәүләтләргә сатуны 2018 ел белән чагыштырганда өч тапкыр, елына 230 млн долларга кадәр арттырырга планлаштыра.

Узган ел авыл хуҗалыгы товарлары 76,3 млн долларга экспортланган, быел сату күләмен 91 млн. америка долларына җиткерү планлаштырыла. 2018 елда экспортланган агросәнәгать комплексы продукциясен яртысы диярлек бөртеклеләргә туры килә, 23,9% — көнбагыш һәм рапс мае, 11,8% — сөт продукциясе, йомырка һәм бал, 7,3% — азык-төлек. Экспортның товар структурасында ашлык өлеше май-жир продукция өлешенең артуы, эшкәртү сәнәгате, шулай ук ит һәм сөт продукциясен экспорт белән тәэмин итү күләмнәрен арттыру хисабына киметеләчәк.
Читайте нас: