ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 Май 2019, 13:18

В.В.Путин 200 млрд. сумлык мегапроектны хуплады


В.В.Путин 200 млрд. сумлык мегапроектны хуплады

Русия Президенты Владимир Путин Калининград өлкәсенең Янтарный бистәсендәге тирән су диңгез порты төзелешен хуплады.

Портның куәте 48 миллион тонна тәшкил итәчәк. Аның төзелеше өчен, портка илтүче тимер һәм автомобиль юлларын да салуны исәпкә алып, 200 миллиард сум акча кирәк булачак. Бюджеттан 50 миллиард сум акча бүленергә, ә калган сумма инвесторлар ярдәмендә капларнырга тиеш. Проектны гамәлгә ашыру өчен аның нәтиҗәлелеген исбатларга һәм порт билгеләнгән товар әйләнешен тәэмин итә алачагын расларга кирәк.

Тирән диңгез порты төзелеше 2000нче еллар башыннан ук планлаштырыла. Экспертлар фикеренчә, Калининградтагы Усть-Лугадан паромнар җибәргәннән соң тирән су портын төзү максатка ярашлы булырга мөмкин.
Читайте нас: