ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 Май 2019, 10:47

Алда әле тормыш сынаулары

Чагу кояш нурлары балкыган ямьле май көне районыбыз мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфларын тәмамлаучы 121 һәм тугызынчыны тәмамлаучы 308 укучының хәтерләрендә мәңге онытылмаслык тантаналар белән уелып калды. 25 май көнне тугыз белем бирү учреждениесендә алар өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре үтте.

Чакмагыш беренче урта мәктәбен быел 33 укучы тәмамлый, Яңа Котыдагы филиалы белән бергә 65 укучы тугыз сыйныф белемгә ия булу турында таныклыклар алырга әзерләнә. Матур итеп бизәлгән мәктәп ихатасында аларга өлкәннәр тормышына юл ачучы соңгы кыңгырау тантанасына барлык мәктәп укучылары, укытучылары, әти-әниләре, дуслары һәм якыннары җыелган иде. Зур тормышка аяк басучы тантана геройларына фатиха сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерергә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм хакимиятнең мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева да килде.

Тантананы барабанчылар ансамбле тигез ритмлы чыгышы белән башлап җибәрде. Дәртле фанфара моңнары астында сыйныф җитәкчеләре Лилия Хәмит кызы Гәрәева белән Алия Фаил кызы Сәетова җитәкчелегендә бәйрәм сәбәпчеләре – булачак табиблар, программачылар, нефтьчеләр, икътисадчылар, юристлар, олимпиадалар җинүчеләре, спортчылар, активистлар – бер сүз белән әйткәндә, искиткеч егет һәм кызлар мәйдан уртасына чыгып, хушлашу вальсы астында биеделәр.

Тугызынчыларының да бүген дулкынландыргыч мәле – кайсылары артабан мәктәпкә белем алырга инятләгән, кемнәредер быелдан ук училищеларда , техникум һәм колледжларда белем һәм һөнәр үзләштерергә җыенган алар өчен дә тулы булмаган урта белем алу чоры тәмамлануны гәүдәләндерүче кыңгырау чыңлаячак. Алар да сыйныф җитәкчеләре белән бергә мәйданга чыгып, йөрәк хисләрен дәртле чыгышлары аша белдерделәр.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 43 санында укый аласыз)


Читайте нас: