ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 Май 2019, 10:28

Сабан туе 8 июньдә үтәчәк

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең язгы кыр эшләре һәм мал кышлату тәмамлануны билгеләүче традицион халык бәйрәме – район сабан туе быел гадәттәгечә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенә караган Кәшәк авылы янындагы мәйданда үтәчәк.

Бу хактагы муниципаль район хакимияте башлыгы 7 майда 261 саны белән кул куйган карарда агымдагы елның 8 июнендә үтәчәк шушы чарада язгы кыр эшләренә йомгак ясау, авыл биләмәләрендә янгыннарны булдырмауга юнәлтелгән эшләрне барлау, хезмәттә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларны данлау һәм аларны бүләкләү күзалланыла. Барлыгы 28 әгъзадан торган, районыбыздагы оешма, учреждение, предприятиеләр һәм төрле хезмәтләр җитәкчеләрен берләштергән оештыру комитеты составы, сабан туе бәйрәмен әзерләп оештырып үткәрүгә бәйле чаралар планы, әлеге халык бәйрәмен үткәрү тәртибе, анда үткән ярышлар нәтиҗәсендә җиңүчеләрне ачыклауга ярдәм итүче бәһалама таблицалары расланылган. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы (И.Ф.Ихсанов), мәдәният (Э.В.Халиков) бүлекләренә, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитетына (И.Ф.Галләмов) бәйрәм чараларын оештырып үткәрүдә методологик һәм практик ярдәм күрсәтү бурычы куела. Чыгымнар сметасына ярашлы, хакимиятнең икътисад һәм сәүдә бүлегенә (Р.Р.Рәхимова) бәйрәмне үткәрү һәм финанс чараларының максатлы тотынылуына күзәтчелек урнаштыру финанс идарәлегенә (Д.Ф.Низамов) йөкләтелә. Карарда шулай ук район үзәк дәваханәсенә (Э.Ф.Фазлыйәхмәтов), район эчке эшләр бүлегенә (Н.Р.Казаев), 12 санлы федераль янгынга каршы хезмәт идарәлегенең 94 санлы янгыннардан саклау-коткару частенә (А.Н.Сәитов) бәйрәм чараларын оештырып үткәрү барышында медицина хезмәтләндерүен оештыру, җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү турында да тәкъдимнәр бар. Киңкүләм мәгълүмат чаралары (Ф.Ф.Әмирханов, Э.Ә.

Сөндекова) бәйрәмгә әзерлекне һәм аның үткәрелү барышын даими яктыртып торачаклар. Карар үтәлешенә контрольлек муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буен-

ча урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы И.Ф.Ихсанов белән кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Ф.Шакировага йөкләтелә.
Читайте нас: