ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 Май 2019, 13:32

Дәүләт башлыгы Нур-Солтанга Нурсолтан белән очрашуга килде


28 майда Русия Президенты Владимир Путин Евразия икътисади Советының юбилей утырышында катнашу өчен Казахстан башкаласы Нур-Солтанга килде.

Тәүдә ул Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашты һәм аңа Россия-Казахстан мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм Евразия икътисади берлеген (ЕАЭС) оештыру чикләрендә башкарылган барлык эшләре өчен рәхмәт белдерде.

В.В.Путин Н.Назарбаев белән бергә Русия һәм Казахстан ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту юнәлешендә дә, күп яклы интеграцион структураларүстерү буенча да күп эшләр башкарылачагына ышаныч белдерде.

Аның әңгәмәдәше ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрне үрнәкле дип билгеләде һәм: «Сезнең Казахстанга мөнәсәбәтегез зур әһәмияткә ия, һәм бу безнең өчен сөенечле», — дип ассызыклады.

Хезмәттәшлекне үстерүгә һәм киңәйтүгә зур өлеш керткәне өчен В. Путинга "Казахстан Республикасының Беренче Президенты – Милләт Лидеры Нурсолтан Назарбаев» ордены тапшырылды.

Кремльнең матбугат хезмәтенннән быелгы утырыш ЕАЭС төзүнең биш еллыгына багышланган, дип хәбәр итәләр. Югары Совет әгъзалары шушы вакыт эчендә башкарылганнарга йомгак ясап, икътисадның төрле өлкәләрендә һәм сәясәттә яңа бурычлар билгели.

Чарада ЕАЭС әгъзалары булган дәүләтләр: Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Русия җитәкчеләре катнаша. Очрашуга шулай ук ЕАЭС эшчәнлегенә күзәтчелек итүче дәүләт башлыгы буларак Молдавич президенты И.Додон һәм Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон шәрәфле кунаклар сыйфатында чакырылган.
Читайте нас: