ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 Май 2019, 17:09

Республика шәһәрләрендә дә сөт кухнялары ачылачак


#“Демография”

#”Формирование системы мотивации граждан к здоровому образу жизни, включая здоровое питание т отказ от вредных привычек в Республике Башкортостан”

#Радий Хабиров

Республика шәһәрләрендә дә сөт кухнялары ачылачак

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Дәүләт комитетына республикада сөт кухняларын тергезү турында күрсәтмә бирде. Бу хакта төбәк җитәкчесе БР Хөкүмәтендә яз аенда үткән оператив киңәшмәдә хәбәр иткән иде.

Әлеге вакытта республикада өч яшькә кадәрге 150 меңнән артык бала яши, алар экологик яктан чиста һәм файдалы сөт продукциясенә мохтаҗ. Сабыйларның 26 меңе бу төр азыкны түләүсез алырга хокуклы.

Хәзерге көндә Уфада сөт кухнясы уңышлы эшләп килә. Аз керемле гаиләләрне тәэмин итүдән тыш, аның продукциясе ирекле сатуда да сатыла. Бу уңай тәҗрибәне республиканың башка шәһәрләрендә дә тарату планлаштырыла.

Бу максатта 1 июльдә Стәрлетамакта тәүлегенә 5 тоннага кадәр сөт эшкәртү мөмкинлеге булган балалар туклануы кухнясы — сөт фабрикасы эшли башлаячак. Ул аена 15 төрле табигый, экологик яктан таза сөт продукциясе, аныклап әйткәндә, 1,5 миллионнан артык порция җитештерәчәк. Шулай итеп, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге 1400 бала һәм коммерция нигезендә 11 меңнән артык бала кыйммәтле сөт продуктлары белән тәэмин ителәчәк. Проект Стәрлетамак, Салават, Ишимбай һәм Мәләвез шәһәрләрен үз эченә ала.

Республика Башлыгының эшләр идарәсе киңәшчесе Алексей Гусев Нефтекама, Октябрский, Сибай һәм Белорецк шәһәрләрендә дә шундый ук сөт ризыклары кухнялары булдыру планлаштырылган, ди. Филиалларны ачу республикада яшәүче ташламаларга хокуклы балаларны тулысынча диярлек сөт продукциясе белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров продукцияне җибәрү нокталары челтәре эшчәнлеге җайга салынган уңайлы системасын булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте, шулай ук сөт кухняларын табышлы эшләтү юнәлеше буе
Читайте нас: