ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 Май 2019, 13:36

Владимир Путин: яңа тикшерүләр хисабына бизнеска басым ясау дөрес түгел


Русия Президенты Владимир Путин тикшерүләрнең яңа төрләрен куллану ысулы белән бизнеска административ басымны арттырырга ярамый дип исәпди. Бу хакта ул Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Президент каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов белән очрашуда белдерде.

Бизнес-омбудсмен тикшерүләр санының 41% ка кимүенә карамастан, штрафлар саны артты, ә иске тикшерүләр урынына бүген прокуратура контролендә яңалары файдаланыла: административ тикшерүләр, мониторинглар, төбәк хакимиятләре йөкләмәләре буенча махсус тикшерүләр кулланыла, дип сөйләде. Б. Титов әйтүе буенча, административ басымны көйчәйтүче маддә-рекордсменнар арасында барыннан да элек транспорт белән бәйлеләре, шул исәптән “Платон” системасына кагышлылары күп”,— дип билгеләде. Шул ук вакытта юлда автоматик контроль системалары өзеклекләр белән эшли, мәсәлән, йомшак тент җилгә күтәрелү сәбәпле автомобильдәге йөк зур булып күренә, йөк машинасының тиешле габарит размерларын бозган өчен штраф салына.

Путин җавап итеп, «Әгәр анда җил йөкне зур күрсәтү нәтиҗәсендә, бернинди хокук бозу булмаса да, кешене җәзага тарталар икән, бу ситуацияне ныклап ачыкларга кирәк», — дип килеште.

“Әлбәттә, сез хәзер әйткән бу төгәлсезлекләр булырга тиеш түгел, моның белән көрәшергә кирәк. Кешеләрнең, анык оешмаларның шуннан зыян күрүенә юл куярга ярамый”, — дип ассызыклады президент.
Читайте нас: