ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 Май 2019, 13:09

ЧИСТА ЭЧӘР СУ — СӘЛАМӘТЛЕК НИГЕЗЕ


#федеральный проект
#“Чистая вода”

#Рег.программа
#“Чистая вода”

.В.ПУТИН

  • Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «2024 елга кадәрге чорга Русия Федерациясе үсешенең гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы 2018 елның 7 маендагы 204 санлы Указын тормышка ашыру максатында Башкортстан Республикасында БР Хөкүмәтенең 2018 елның 12 декабрендәге 1278-р санлы күрсәтмәсе белән «Чиста су» төбәк проекты паспорты расланды.
    Проектны тормышка ашыруның төп максаты — республика халкының 4,9% үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасыннан сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин ителгән өлешен арттыру.
    Республикада «Чиста су " төбәк проекты паспорты расланган. Су белән тәэмин итү системасына инвентаризация үткәрелде.
    Башкортстан Республикасы буенча финанслау күләме 2021 елга кадәр билгеләнгән һәм 1,169 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән 2019 елга 140,7 млн. сум күлемендә каралган.
    Башкортстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә төбәк проекты паспорты нигезендә 2019 елның 1 маена кадәр үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасына инвентарьлаштыру үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча муниципалитетлар биләмәләрендә су сыйфаты тиешле таләпләргә туры килмәгән торак пунктлар билгеләнгән.
    БР Хөкүмәтенең “2019-2024 елларга «Чиста су» федераль проектын реализацияләү чикләрендә Башкортстан Республикасында эчәргә яраклы су белән тәэмин иту сыйфатын арттыру” төбәк программасын раслау турында" гы карары проекты эшләнде.
    Төбәк программасының максаты — 2024 елга кадәр үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасыннан сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин ителгән республика халкы өлеше күрсәткечен 86,6% тан 92,5% ка кадәр арттыру.
    Билгеләнгән күрсәткечкә ирешү өчен якындагы 6 елда Әлшәй, Баймак, Бишбүләк, Бөре, Благовар, Благовещен, Дәүләкән, Иглин, Калтасы, Кыйгы, Кушнаренково, Мәчетле, Стәрлетамак, Уфа, Федоровка, Хәйбулла, Чакмагыш, Чишмә муниципаль районнары һәм Стәрлетамак шәһәр округы биләмәләрендә 29 су белән тәэмин итү объектын төзү, реконструкцияләү яки модернизацияләү планлаштырыла, аларда су сыйфаты үзәк су белән тәэмин итү системаларыннан норматив таләпләренә туры килми.
    Әлеге объектлар республиканың 45 торак пунктын эчәргә яраклы чиста су белән тәэмин итү өчен билгеләнгән. Тормыш сыйфаты яхшыруны 460 меңнән артык кеше сизәчәк, дип көтелә.
    2019-2024 елларда Башкортстанда су белән тәэмин итү объектларын реконструкцияләүгә һәм төзүгә 4 254,15 млн.сум бүлеп бирү планлаштырыла, шулардан 4 169,067 млн. сум – федераль бюджеттан, 85,08 млн. сум – Башкортстан Республикасы бюджетыннан (төбәк бюджетыннан финанслау күләме 2% тәшкил итә).














  • Перейти в конец истории








    Читайте нас: