ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 июнь 2019, 19:35

ИҢ ЯХШЫ ПРОЕКТЛАРГА — ПРЕЗИДЕНТ ГРАНТЛАРЫ


.В.Путин.
Русия Президенты В. В. Путин грантлары фонды башкортстанлылар тәкъдим иткән 38 проектны хуплады. Быел республиканың коммерцияле булмаган оешмалары 44,8 млн. сумлык грантлар алачак. Төбәкнең Җәмәгатьчелек палатасында мондый нәтиҗәгә беренче тапкыр ирешелде, дип билгеләделәр: 2018 елда бу сумма 32,5 млн.сум тәшкил итте. Җиңүчеләрнең күбесе 500 мең сумга кадәр (19 проект), 500 мең сумнан 3 млн. сумга кадәр (8 проект), 3 миллионнан артык (бер проект) акча алды.
Иң кыйммәтле грантны «Югалтулар юк» дип исемләнгән хәйрия фонды алачак. Фонд паллиатив ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен медицина җиһазларын прокатка тапшырып тору эшчәнлеген җайга салу буенча “Тормыш дәвам итә” проектын тәкъдим иткән. Аны 2019 елның 1 июленнән 2020 елның 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырырга планлаштыралар. Грант күләме 7 млн. 900 мең сум тәшкил иткән.
Агымдагы елның беренче конкурсы нәтиҗәләре буенча илнең 1644 коммерцияле булмаган оешмасы 3,3 млрд сумлык Президент грантлары алачак.

Читайте нас: