ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 июнь 2019, 00:18

ИЛНЕҢ ИМИН КИЛӘЧӘГЕ ӨЧЕН


#нацпроекты;
#“Наука”;
#“Цифровая экономика”;

#ВладимирПутин.
“Русия үзенә ясалма интеллект өлкәсендә суверенитет тәэмин итәргә тиеш”, — дип белдерде ил Президенты Владимир Путин, киләчәк технологияләрен үстерүгә багышланган киңәшмәдә. Бу тармакта чит илләрдән бәйсезлек икътисад, гражданнар тормышы сыйфаты һәм дәүләтнең оборона сәләте булу өчен мөһим шарт, дип ассызыклады ул. Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен Русиядә ясалма интеллект үсешенең милли стратегиясе кабул ителәчәк. Вице-премьер Максим Акимов бәяләвенчә, проектка чыгымнар алты ел эчендә 90 млрд сум тәшкил итәчәк, ә яңа технологияләрне гамәлгә кертүнең төп полигоны Мәскәү булачак.
В.В. Путинга машина йөртүчеләрнең арганлыгын анализлау өчен җайланма күрсәттеләр
Ясалма интеллект (ИИ) — технологик үсешнең төп юнәлешләренең берсе, алар бөтен дөнья киләчәген билгели һәм билгеләячәк, дип ассызыклады Русия лидеры. Бу өлкәдә лидерлык өчен көрәш күптән глобаль көндәшлек көрәшенә әверелде, дип билгеләп үтте ул.
- Мондый эшләнмәләрнең икътисадка һәм хезмәт җитештерүчәнлегенә, идарә итү, мәгариф, сәламәтлек саклау тармакларының нәтиҗәлелегенә һәм кешеләрнең көндәлек тормышына йогынтысы буенча тарихта аналоглары юк, — диде президент. — Шуны да әйтәсем килә: әгәр кемдер ясалма интеллект өлкәсендә монополияне тәэмин итә ала икән, моның нәтиҗәләре бөтен кешегә аңлаешлы, — ул дөнья хакиме булачак. Юкка гына дөньяның күп кенә алга киткән илләре мондый технологияләрне үстерү буенча үз планнарын кабул итмәгән. Һәм без, әлбәттә, ясалма интеллект өлкәсендә технологик суверенитет тәэмин итәргә тиеш.

  • Читайте нас: