ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 июнь 2019, 00:12

ТУЗГАН ТОРАКТАН — ЯҢАСЫНА


#нацпроекты;
#“Жилье и городская среда”;

#ВладимирПутин.
РФ Президенты В. В. Путинның май указын тормышка ашыру максатында Башкортстанда гомумдәүләт проекты чикләрендә авария хәлендәге торактан 2500дән артык граждан күчереләчәк.
Башкортостан Республикасының 2019-2024 елларга исәпләнгән гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча адреслы программасы расланды, ул торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ 923 гаиләне фатирлы итәргә мөмкинлек бирәчәк. Гаиләләрне яшәү өчен яраксыз торактан күчерү өчен бюджеттан 1,6 млрд. сум бүлеп бирелә.
Программага 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган һәм алардан файдалану процессында физик тузу сәбәпле сүтелергә тиешле күпфатирлы йортлар кертелгән.
Программаны финанслауның гомуми күләме 1 649,22 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән торак-коммуналь хуҗалыкта реформалауга ярдәм фондыннан – 1346,87 млн.сум, Башкортстан Республикасы бюджетыннан – 27,48 млн. сум, муниципаль берәмлек бюджетыннан 274,87 млн. сум. бүленәчәк.
Программада Уфа, Бәләбәй, Белорет, Дүртөйле, Кумертау, Яңавыл шәһәрләрендә, Бакалы, Зур Устикинь, Югары Яхшый, Караидел, Карманово, Кырмаскалы, Краснохолм, Кыргыз-Миякә, Мишкә, Прогресс авылларында, Приютово, Глуховский санаториясе, Семилетка Иске Балтач, Чурай авыллары кебек торак пунктлар катнаша.
Әйтергә кирәк, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча бу программа республикада беренчегә генә кабул ителми. Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча моңа кадәрге адреслы программа 2013-2017 елларда тормышка ашырылган. Республикада бу программа буенча гомум күләме 338,24 мең кв. м мәйданны тәшкил иткән 8 732 торак бинасыннан 24,5 мең граждан күчерелде.
Моннан тыш, Башкортстанда бу авария хәлендәге торактан күчерү буенча бердәнбер программа түгел. 2015 елдан республикада 2015-2019 елларга исәпләнгән гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасы да тормышка ашырыла, ул Башкортстан Хөкүмәтенең 2015 елның 31 мартында 99 санлы карары белән расланган.
Республика программасын финанслауның гомум күләме 2446,1 млн. сум тәшкил итә. Шулардан 2009,8 млн.сумы — Башкортстан бюджеты акчасы, 436,3 млн. сумы муниципаль берәмлекләр бюджетыннан бүленә.
Бүгенге көндә гомум мәйданы 28,6 мең кв. метр булган 72 авария хәлендәге йорттан, 700 торак бинадан 1865 граждан күчерелде . Әлеге программа республика һәм муниципаль берәмлекләр бюджетыннан гына финанслана.





  • Читайте нас: