ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 июнь 2019, 16:25

Хирурглар ассоциациясенең күчмә утырышы

Күптән түгел район мәдәният йортында Башкортстан Республикасы Хирурглар ассоциациясенең күчмә утырышы үтте.

Безнең төбәккә караган район дәваханәләренең хирургия хезмәте вәкилләре белән аралашырга Башкортстан дәүләт медицина университеты, Русия галимнәре һәм Фәннәр академиясенең рес-

публикабыздагы филиалының мөхбир-әгъзалары килделәр. Алар арасында якташларыбыз – илебез һәм республика күләмендә зур уңышларга ирешкән табиблар М.Ә. Нартайлаков, С.Н. Хунафин, Ә.Г. Хәсәновның да булуы, районнардагы коллегаларына ихлас ярдәм күрсәтергә теләүләре чараның мәртәбәсен тагын да арттырып җибәрде.

Киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та катнашып, анда катнашучыларга уңышлар теләде, районыбыз турында мәгълүматлар белән таныштырды.

Район үзәк дәваханәсенең баш табибы урынбасары А.Ф. Латыйпова районыбыздагы сәламәтлек саклау эшчәнлеге, хирургик ярдәм күрсәтү торышы турында җитекле хисап тотты.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 45 санында укый аласыз)


Читайте нас: