ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 июнь 2019, 16:26

Тәвәккәлләр, кыюлар шөгыле

Бүген районыбызда алты йөзләп бәләкәй һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлек җәелдергән, аларда дүрт меңнән артык кеше хезмәт белән мәшгуль.

Юньчеллек җирлегебездә социаль мәсьәләләрне хәл итүгә дә булышлык итә: алар ярдәмендә яңа эш урыннары булдырыла, халыкның көнкүреше җайга салына, буш вакытлары файдалы шөгыльдә үтә, бюджетка салымнар һәм башка төр түләүләр арта.

Шәхси эшеңне ачу һәм аны җиренә җиткерерлек итеп алып бару – күп көч, практик тәҗрибә, алдан тоемлау сәләте һәм нәрсәгә ирешә алачагыңа ныклы ышаныч таләп итә торган шөгыль. Андый сыйфатларга ия райондашларыбыз бүген яхшы гына эшләп йөриләр һәм, алда әйткәнемчә, районыбызда бик күп мәсьәләләрне хәл итүгә өлеш кертеп, үзләренең тормышын да мәгьнәле үткәрәләр.

Илебездә һәр ел 26 майда бил геләнеп үтүче Эшкуарлар көне безнең районда да инициативалы, энергияле, тәвәккәл, кыю ир-егетләр һәм хатын-кызларыбызның хезмәтен лаеклы бәһалау билгесе булды.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 45 санында укый аласыз)


Читайте нас: