ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 июнь 2019, 10:03

Җиңүдә аның өлеше дә бар

Көсәкәй авылында туып үскән, биредә үк гомеренең иң егәрле чакларын үткәргән Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гыйлемхан Садыйк улы Арслановның да Җиңү яулауга керткән шәхси өлеше бар.

Ул 1927 елның 20 маенда дөньяга килгән. Дәһшәтле сугыш уты кабынганда ундүрт яшьлек үсмер дә тылдагы авыр хезмәткә җигелергә мәҗбүр булган. Фронтка киткән ир-атларны алмаштырган хатын-кыз, карт-коры һәм аның кебек яшүсмерләр, бөтен авырлыкларны җиңеп, үзләре ашыйсын-киясен яудагыларга озаткан, көче җитмәстәй авыр эшләрне дә үтәгән. “Барысы да фронт өчен, барысы да – Җиңү өчен!” дигән девиз алар өчен яшәү рәвеше генә түгел, намус чакыруы да булган. Яшьләре җиткән саен кичәге гамьсез үсмер егетләр солдат каешын буган, ил сагына баскан.

1944 елда Гыйлемханны да армия сафларына чакыралар. Егетне эчке эшләр буенча халык комиссариаты (НКВД) частенә билгелиләр. Фронт өчен корал, хәрби кирәк-яраклар, азык-төлек, шулай ук дошманга каршы көрәшкә юлланган хәрбиләр төялгән эшелоннарны озатырга, хәрби әсирләр төялгәннәрен төрле юнәлешләргә күчереп йөрергә, артабан лагерьларда аларны сакларга туры килә аңа җиде елга сузылган армия хезмәтендә. Вазыйфа бурычларын намуслы үтәве өчен часть командованиесенең дистәләгән Рәхмәт хатлары, берничә медаль белән бүләкләнеп, чын ир-егет булып авылга кайтып төшә ул.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 46 санында укый аласыз)
Читайте нас: