ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 июнь 2019, 12:27

ИЛ ПРЕЗИДЕНТЫ ХАЛЫК СОРАУЛАРЫНА ҖАВАП БИРӘ



  • Дәүләт җитәкчесе катнашлыгындагы хәзер инде традициягә кергән "Владимир Путин белән Туры элемтә” программасы быел 20 июньдә оештырыла. Ул гражданнарны борчыган илнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышына, шулай ук халыкара хәлгә кагылышлы сорауларына җавап бирәчәк.
    “Туры элемтә” программасы «Первый», «Россия 1», «Россия 24», «НТВ», «ОТР», «МИР», «Маяк», «Вести FM» һәм «Россия радиосы» телеканаллары эфирында трансляцияләнәчәк. Ул Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башлана.
    Президентка телефон аша шалтыратып, СМС яки ММС-хәбәр җибәреп, шулай ук программа сайты яки махсус мобиль кушымта аша сорау бирергә мөмкин. «Туры линия» гә мөрәҗәгатьләр «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә дә кабул ителә, анда текст мәсьәләсен җибәрергә яки видеоролик язып Президентка мөрәҗәгать итәргә була.
    Моннан тыш, эфир вакытында студия белән турыдан-туры видеоэлемтәгә «Мәскәү — Путинга» һәм «ОК Live» кушымталарыннан файдаланучылар чыга алачак.
    Сораулар 9 июньнән башлап программа тәмамланганчы 20 июньгә кадәр кабул ителә. Аларның иң кызыклы һәм көнүзәк булганнары Президентка туры эфир барышында тапшырылачак. Хәбәрләрне эшкәртү буенча бердәм үзәккә Россиянең һәр төбәгеннән 8-800-200-40-40 номеры буенча шалтыратып була. Шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан шалтырату бушлай.





Читайте нас: