ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 июнь 2019, 11:13

АВЫЛ ТЕРРИТОРИЯЛӘРЕНӘ — ЛАЕКЛЫ ТОРМЫШ ШАРТЛАРЫ


# Нацпрограммы

# «Комплексное развитие сельских территорий»

.В.Путин.

Русиядә авылларны үстерү буенча яңа программа кабул ителде. Президент Владимир Путин кушуы буенча Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дип исемләнгән программа тәкъдим ителгән. Ул 2020-2025 елларга исәпләнгән. Программаны финанслау өчен 2,3 трлн.сум акча бүлү планлаштырыла, шулардан 1 трлн. сумы федераль бюджеттан булачак. Икенче өлешен төбәкләр тәэмин итәргә тиеш, дип хәбәр итәләр Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан.

Программаның максатлары: авыл халкын русиялеләрнең гомум саныннан кимендә 25,3% дәрәҗәсендә саклау;

авыл җирлегендәге торак мәйданнарының кимендә 50% ын төзекләндерү;

авыл хуҗалыгының уртача айлык ресурслары шәһәр хуҗалыгы ресурсларыннан ким дигәндә 80% тәшкил итәргә тиеш.

Шуңа бәйле, программа «Авыл территорияләрен комплекслы үстерүне аналитик, норматив, методик яктан тәэмин итү», «Авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру», «Авыл территорияләрендә хезмәт базарын (кадрлар потенциалын) үстерү» һәм «Авыл территорияләрендә инфраструктура булдыру һәм үстерү» кебек дүрт юнәлеш буенча гамәлгә ашырылачак.
Читайте нас: