ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 июнь 2019, 11:10

БАШКОРТСТАНДА 10 КИНОЗАЛ ЯҢАРТЫЛА


# “Культура”

Кино фонды 500 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларда кинозалларга ярдәм итү буенча алтынчы конкурс нәтиҗәләрен игълан итте. Һәр кинозалны яңартуга кире кайтарылмый торган 5 млн. сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Башкортстан Республикасының 10 кинозалы конкурс җиңүчеләре арасында. Шулай итеп, 2019 елда субсидия алучылар арасында:

Гафури районы мәдәният бүлеге;

Кушнаренко авылы мәдәният йорты;

Иске Балтач авылы мәдәният сарае;

Мрак авылындагы район мәдәният сарае;

Шаран авылы үзәк район мәдәният йорты;

Борай Яшьләр үзәге;

Куергазы районының Ермолаево авылындагы«Йэшлек» район мәдәният сарае;

Югары Кыйгы авылындагы район мәдәният йорты;

Баймак шәһәренең «Ирәндек» кинотеатры;

Бөрҗән районының Иске Собхангол район мәдәният йорты.

Кино фонды искәртеп узганча, үзгәртеп корылган кинозал өчен мәҗбүри шарт — һәр кварталда экранга чыгарылган фильмнар арасында 50% тан да ким булмаган өлеше үзебезнең җитештерелгән фильмнар һәм кварталга 50 көннән дә ким булмаган күләмдә даими кино күрсәтү.
Читайте нас: