Русия Президенты Владимир Путин техник карау вакытында автомобильнең мәҗбүри фотофиксациясен кертә һәм диагностик карталарны электрон рәвештә рәсмиләштерә торган законга кул куйды.
Документ текстыннан күренгәнчә, федераль башкарма хакимият органнары компетенциясенә җитештерү-техник базага карата таләпләрне, транспорт чарасын фотосурәткә төшерү таләпләрен раслау керә.
Закон техник тикшерү процедурасын уздырмыйча диагностик карталарны массакүләм рәсмиләштерү практикасына каршы торуга юнәлтелгән. Ул техник җитешсезлекләргә бәйле юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә булышлык итәр дип көтелә. Техник тикшерүне оештыру һәм үткәрүне контрольдә тоту бурычы Эчке эшләр министрлыгына йөкләнә. Ведомство операторлары Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән техник тикшерү кагыйдәләре үтәлешен бәяләячәк.
Шулай ук закон диагностик картаны электрон документ рәвешендә рәсмиләштерүне күз уңында тота, аны көчәйтелгән квалификацияле электрон култамгадан файдаланып, автомобильгә диагностика уздырган эксперт имзалый.