ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 июнь 2019, 11:05

ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫ: ДҮРТ ДИСТӘДӘН АРТЫК ОБЪЕКТ ТӨЗЕЛӘЧӘК


# “Здравоохранение”

.Путин.

.Хабиров.

Башкортстанда 2019 елда гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру максатында 40 тан артык социаль объект төзеләчәк. Бу хакта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Петербург Халыкара икътисади форумында «Россия-24» телеканалына биргән интервьюсында белдерде. Республика җитәкчесе фикеренчә, санлы күрсәткечләр һәм гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру вакыты гына мөһим түгел. "Гомумдәүләт проектлары кешеләрнең тормышын яхшырак итә. Без озаграк яшәячәкбез, сәламәт булачакбыз, вафат булучылар санын киметәчәкбез һәм туучылар санын арттырачакбыз. Без кеше тормышы уңайлы шәһәр мохитендә узсын һәм икътисадыбыз үссен өчен эшлибез. Быел без гомудәүләт проектлары чикләрендә 22 мәктәп, 19 балалар бакчасы, ике балалар поликлиникасы, ФАПлар һәм физкультура-сәламәтләндерү комплекслары ачабыз», - диде Радий Хәбиров.

Башкортстан җитәкчесе фикеренчә, республика өчен «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты бик мөһим. «Ул кешеләрнең авырмасын, икенче яктан — озак һәм сыйфатлы яшәсен өчен интеграль булып тора. Беренчел звеноны, авыл медицинасын торгызуга күп көч юнәлтелә, бу республика өчен бик мөһим. Башкортстанда дәүләтнең акчалата ярдәме белән яңа сулыш алып, “терелеп” килә торган 2000 ФАП бар», — дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. Радий Хәбиров шулай ук республикада сәламәтлек саклау тармагында кадрлар кытлыгын хәл итү өчен кабул ителә торган матди һәм рухи кызыксындыру чаралары турында сөйләде.

Алты ел эчендә Башкортстанда тизләтелгән үсешкә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 175,1 миллиард сум акча юнәлдереләчәк, дип планлаштырыла.
Читайте нас: