ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 июнь 2019, 16:05

ПРЕЗИДЕНТ РУСИЯ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАДЫ

  • .Путин.

.Хабиров.
Владимир Путин республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров адресына Русия көне белән котлау юллады. Шулай ук Башкортстан җитәкчесенә котлау сүзләрен Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев һәм РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко юллаган.
РФ Президенты котлавында болай диелә: «Хөрмәтле Радий Фәрит улы! Сезне Русия көне белән котлыйм. Бу бәйрәм илебез гражданнарының барлык буын вәкилләрен Ватаныбызга намуслы хезмәт итү, азатлык һәм гаделлек кыйммәтләре белән берләштерә. Без Бөек тарихыбызга лаеклы булырга, ата-бабаларыбызның батырлыкларын һәм каһарманлыкларын олыларга, Ватанны чын күңелдән яратырга һәм аның иминлеге, чәчәк атуы хакына намуслы хезмәт итәргә тиешбез. Сезгә уңышлар телим һәм иң изге теләкләр юллыйм».
Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев котлавында болай диелә: «Хөрмәтле Радий Фәрит улы! Сезне Русия көне белән котлыйм. Бу дәүләт бәйрәме Ватанны чын күңелдән яратучыларны, аның чәчәк атуы һәм иминлеге хакына хезмәт итүчеләрне берләштерә. Русиянең алдагы уңышлары бездән тора. Без аның киләчәген үзебез билгелибез. Һәм безнең илдә миллионлаган кешенең лаеклы тормышы өчен барлык шартлар да тудырылсын өчен эшләргә тиешбез. Бергә без югары нәтиҗәләргә ирешәбез. Сезгә сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар һәм иң изге теләкләр телим».

Читайте нас: