ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 июнь 2019, 11:08

РЕСПУБЛИКА ЙОРТ АЛЛАРЫ ЗАМАНЧА БУЛАЧАК


#“Жилье и городская среда”

#Федеральная программа

#“Формирование комфортной городской среды”

#Рег.программа

#"Башкирские дворики"

“Башкортстанның йорт аллары” (“Башкирские дворики”) программасы алты ел дәвамында, 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылачак. Аны үтәү өчен муниципалитетлар җаваплы итеп билгеләнде.

Программада күпфатирлы йортлар булган барлык торак пунктлар да катнашачак. Аны финанслау тәртибе мондый: акчаларның 94% — республика бюджетыннан, 5% — муниципалитет бюджетыннан, ә 1% — күп фатирлы йорт милекчеләренең шәхси акчалары. Программада барлык яклар да катнаша ала: халык, идарәче компания яки җирле администрация. Иң элек күп фатирлы йорт биналарының милекчеләре белән җыелышлар үткәрергә кирәк. Нәкъ менә диалог барышында программада катнашу турында коллектив карар кабул ителә. Аннан муниципалитетка махсус заявка җибәрелә. Киләсе айда программага керү өчен моны 1 сентябрьгә кадәр эшләп җитешү мөһим. Артабан гаризаларны муниципалитет каршындагы махсус комиссия тикшерә. Ул җирлек үзенчәлекләрен һәм төзекләндерү ихтыяҗын бәяли. Карарны иҗтимагый-административ комиссия кабул итә: аңа җирле хакимият вәкилләре, депутатлар, җәмәгатьчелек һәм урындагы инвалидлар җәмгыяте әгъзалары керә.

Төп таләпләр – хәвефсез резин өслекле балалар мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы, яшелләндерү, автомобиль кую урыннары, мәгълүмат стенды, тышкы яктырту, видеокүзәтү, шулай ук кече архитектура формалары булдыру. Ишегалдында шулай ук этләрне урамда йөртү өчен мәйданчык барлыкка килергә мөмкин. Дөрес, бу СанПин нормасына туры килү-килмәүгә бәйле.

Җыелышта катнашучылар киләчәк ишегалдының дизайн-проектын һәм башкарылырга тиешле эшләрнең исемлегеннән үзләренә кирәклеләрен сайлап алалар. Артабан проектка техник бирем формалаштырыла. Тиздән финал проекты гражданнар тикшерүенә чыгарыла, шуннан соң төп эш башлана. Әгәр халык тагын да күбрәк уңайлыклар булдырырга теләк белдерсә, аларның тәкъдимнәре махсус комиссия тарафыннан каралачак. Смета да уңай хәл ителгән очракта, өстәмә пунктлар барлыкка киләчәк.

2019 елда 480 ишегалды төзекләндереләчәк. 2024 елга кадәр республика Хөкүмәте 3000ләп ишегалды территориясен тәртипкә китерергә планлаштыра.

Бөтен эшкә гарантия срогы – 3 ел биреләчәк. Бу чор дәвамында подрядчы барлык кимчелекләрне төзәтәчәк, аның белән муниципаль җитәкчеләр тиешле контракт төзиячәк. Проблемалар килеп туган очракта, халык үз муниципалитетлары хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Читайте нас: