ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 июнь 2019, 11:24

ШОС ДӘҮЛӘТЛӘРЕ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ БИШКЕКТА ҖЫЕЛДЫ

.Путин.

Русия Федерациясе Президенты В. В. Путин кичә, 13 июньдә, Кыргызстан башкаласына Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасы (ШОС) әгъзалары булган дәүләт башлыклары Советы утырышында катнашу өчен килде.

Саммитның төп чаралары бүген, 14 июньгә планлаштырылган. Көн тәртибендә ШОСның артабангы үсеше, Евразия киңлегендә хәвефсезлекне һәм тотрыклылыкны тәэмин итү буенча гамәли хезмәттәшлекне ныгыту, оешма әгъзалары булган илләрнең икътисади һәм гуманитар элемтәләрен киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышу каралган. Фикер алышулар нәтиҗәләре буенча документлар пакетын, шул исәптән Бишкек декларациясен, кабул итү планлаштырыла.

Владимир Путин чит ил дәүләтләре лидерлары белән ике яклы очрашулар үткәрер дип көтелә.
Читайте нас: