ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 июнь 2019, 11:19

В. ПУТИН: РУСИЯ И. ДОДОННЫ ХУПЛАЯЧАК

.Путин.

.Хабиров.

Русия Президенты Владимир Путин Мәскәү хәзерге катлаулы хәлдә Молдавия президенты Игорь Додонны хуплаячак дип ышандырды. Бу хакта дәүләт башлыгы «Мир " телерадиокомпаниясенә биргән интервьюсында белдерде. Интервью тексты Кремль сайтында урнаштырылган.

"Без, һичшиксез, Президент И. Додонга да, аның коалиция буенча бүгенге партнерларына да ярдәм итәчәкбез», — дип белдерде Путин.

Элегрәк Петербург халыкара икътисадый форумында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстанның Молдовадан бизнес-партнерлар эзләве турында хәбәр итте."Молдова безнең өчен тугандаш республикага әверелде, — дип ассызыклады ул. - Без мөнәсәбәтләребезне буш урында гына башламыйбыз. Безне уртак тарих берләштерә, без барыбыз да рус телендә сөйләшәбез, бездә ментальлек бер. Без бизнес-партнерлар эзлибез һәм Молдовага зур бизнес-миссия белән килү турында килештек инде. Безнең Молдавиядәге хезмәттәшләребезне нәрсә кызыксындырганын аңлау бар. Без авыл хуҗалыгы техникасы, автобуслар, минераль ашламалар һәм Молдовада ихтыяҗ булган продукциянең шактый зур ассортиментын тәкъдим итәргә әзер».
Читайте нас: