Русиялеләрнең күпчелеге (84%) кәрәзле телефоннардан турыдан-туры линиягә шалтырата. Дәүләт башлыгына үз сорауларын SMS аша Төньяк-Көнбатыш федераль округында яшәүчеләр ешрак юллый. Себердә «Мәскәү — Путинга» кушымтасы аша видео-мөрәҗәгатьләр популяр. Үзәк округ «Турыдан-туры линия» сайты аша җибәрелгән видеомөрәҗәгатьләр буенча алда бара. Сорауларның темалары төрле. Торак-коммуналь хуҗалык, юллар сыйфаты, социаль өлкә, экология, мәгариф тармакларына кагылышлы булган сораулар күп.