ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 июнь 2019, 10:46

АКЧА НИЧЕК БҮЛЕНӘ?


#«Демография»;

«Демография» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру чикләрендә Башкортстанга 34,4 млрд. сум күләмендә акча юнәлтеләчәк. Бу акча өлкән буын вәкилләренең тормыш шартларын яхшырту, төбәктә туымны һәм сәламәт тормыш рәвешен алып баручы гражданнар санын арттыру юнәлтелә. Моннан тыш, федераль үзәктән бүленгән бу акча керемнәре алдагы елның икенче кварталындагы яшәү минимуның 1,5 күләменнән артмаган гаиләләрдә (2019 елда ул һәр кеше исәбенә 14328 сумнан артмаган очракта) туган яки уллыкка алынган беренче балага ай саен түләнә торган пособиеләрне түләү өчен дә тотынылачак. Агымдагы ел түләү күләме 9182 сум күләмендә билгеләнгән. Шулай ук әлеге акча 2017 елның 31 декабреннән соң гаиләдә өченче яки аннан дүртенче-бишенче булып дөньяга килгән балалары туган аз керемле күп балалалы гаиләләргә ул балаларның 3 яше тулганчы ай саен түләнә торган пособиеләргә тотылачак. Аның күләме 8993 сум тәшкил итә.

Моннан тыш, күп балалы гаиләләр 6% белән бирелгән ташламалы ипотекага да дәгъва итә ала. Шулай ук ел саен мотлак медицина страховкалавы фонды исәбенә ел саен 2 меңнән артык ЭКО процедурасы да үткәреләчәк.

2019 елда «Демография» гомумдәүләт проекты чикләрендә 19 балалар бакчасы төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк. Алар Уфа шәһәре һәм районында, Стәрлетамак, Мәчетле, Белорет, Зианчура, Салават, Краснокама, Борай, безнең Чакмагыш районында һәм Бәләбәй, Күмертау шәһәрләрендә төзеләчәк.
Читайте нас: