ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 июнь 2019, 10:42

АВЫЛЛАРДА ТОРМЫШ ШАРТЛАРЫ ЯХШЫРСЫН ӨЧЕН


#«Комплексное развитие сельских территорий»;

#Радий Хабиров

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров авыл муниципалитетларын “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруда активрак катнашырга чакырды. 2020-2025 елларга исәпләнгән гомумдәүләт проектының төп максатлары – авыл җирендә яшәүчеләр санын бөтен ил халкының 25,3% күләмендә саклап калу. Русия буенча бу сан 25,7%, Башкортстанда 37,7% тәшкил итә. Программаның янә бер максаты – авыл җирендә яшәүче гаиләләр ресурслары күләмен шәһәр җирендә яшәүчеләрнең 80% күләменә җиткерү. Һәм өченче максат – әлегә ил күләмендә 32,4% тәшкил иткән авыл җирлегендә барлык шартлары булган уңайлы торак мәйданнарын 50%ка җиткерү. Программаны тоташ гамәлгә ашыру вакытында аны финанслау күләме 1 трлн. 61 млрд. сум тәшкил итәр дип планлаштырылган.
Читайте нас: