Терлекне шәхси йорт ихаталарыннан да, шулай ук көтүлекләрдән, бәйләп куелган җирдән дә алып китү очраклары теркәлгән. Шул сәбәпле малтуар асраучалардан терлекне, кош-кортларны саклауга контрольне көчәйтү, аларның сакланышына аеруча игътибарлы булу сорала, дип кисәтәләр полиция бүлеге хезмәткәрләре. Малларны һәм кош-кортны мотлак абзар-сарайларга ябарга, тәүлекнең караңгы вакытында яланда һәм урамда калдырмаска киңәш ителә.