ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 июнь 2019, 10:50

“ТУРЫ ЛИНИЯ”ДӘ НИНДИ ТЕМАЛАР КҮТӘРЕЛӘЧӘК?

#Владимир Путин.

Экспертлар 20 июньдә Президент Владимир Путин белән үтәчәк “Туры линия”дә сүз барачак булачак мөһим темаларны атадылар. Алар фикеренчә, Русия лидеры өчен өстенлекле темалар гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру, пенсия белән тәэмин итү һәм халыкара мөнәсәбәтләр мәсьләләре булачак.

Шулай ук дәүләт башлыгы гомудәүләт проектлары турында сүз алып барганда бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру, Русиянең бизнесны җәлеп итү сәләте һәм башка мөһим юнәлешләрне билгели торган «май указлары» системасын гамәлгә ашыру темасына да кагылачак, дип көтелә.

Башка темалар арасында политологлар шулай ук төзекләндерү, торак фондының һәм юлларның сыйфатын, медицина һәм мәгариф хезмәтләренең үтемлелеген һәм сыйфатын, шулай ук коррупциягә каршы көрәшне атады. Экспертлар фикеренчә, туры линия — ул дәүләт лидеры өчен аның Русия Федерациясе икътисадын ныгытуга һәм анда яшәүчеләрнең иминлеген арттыруга юнәлдерелгән курсын чираттагы тапкыр раслау мөмкинлеге.

Гадәттәгечә, В.В. Путин халыкара проблематикага кагылачак. Күрше дәүләтләр белән мөнәсәбәтләр һәм Якын Көнчыгыштагы хәл игътибар үзәгендә булачак.

Хәзер ил башлыгы белән туры линиягә мөрәҗәгатьләрнең саны миллионга якынлашкан. Аларның 50% тан артыгы телефон аша килгән. Икенче урында СМС һәм ММС — алар дәүләт җитәкчесе исеменә 200 меңнән артык килгән.

Сишәмбе көнне, 18 июньдә Русия Президенты Владимир Путин 20 июньгә планлаштырылган туры линиягә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Читайте нас: