ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 июнь 2019, 16:37

“КАЙНАР ЛИНИЯ" СТАРТ АЛДЫ

.В.Путин.

Мәскәү вакыты белән нәкъ көн үзәгендә ил башкаласындагы Кунаксарайда дәүләт җитәкчесе Владимир Путин белән “туры линия” старт алды. Аңа 1 миллионнан артык сорау-мөрәҗәгатьләр кабул ителде. Студиядә колл-үзәк эшли, анда катнашучылар Президентка үз сорауларын җиткерергә өметләнә. Быел 18нче тапкыр үткәрелә торган бу киң күләмле чараны хәзерге минутларда бөтен дөнья игътибар белән күзәтә, дип әйтү дә һич хата булмастыр.

Тәүге минутларда ил башлыгы мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше белән танышуы турында белдерде. Ул билгеләвенчә, русиялеләрне тәү чиратта социаль өлкә һәм тормыш сыйфаты турындагы сораулар борчый. Иң тәүгеләрдән булып Президентка төбәкләрдәге тормыш дәрәҗәсе, эш хакты турындагы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Читайте нас: