ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 июнь 2019, 16:50

СОРАУЛАР ДӘВАМ ИТӘ

.В.Путин.

“Туры линия”гә Русия гражданнарының керем дәрәҗәсенең кимүе турында да сораулар күп җибәрелгән. Ааларга җавап итеп, В.Путин: ”Властьның барлык дәрәҗәләрен биләүчеләр дә 2012 елдагы указны үтәргә омтылды”, – диде. Ул бу юнәлеш буенча уңай нәтиҗәләр булуын да ассызыклады. Минималь эш хакы күләме яшәү минимумы күләменә җиткерелде. Хәрбиләрнең хезмәт хакына индексация ясалды. Картлык буенча пенсияләргә индексация 7 проценттан артты. Бу инфляция дәрәҗәсеннән югарырак, диде Президент.

Артабан сүз гомумдәүләт проектлары турында барды. Әлеге проектлар хезмәт җитештерүчәнлеген һәм икътисад үсешен арттыруга юнәлтелә. Шушы нигездә Русия гражданнарының тормыш сыйфаты да яхшырачак, ди В.Путин.

Артабагы сораулар сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы. Алар алдан язылуга карамастан, балалар поликлиникасындагы “тере” чиратлар булу, профильле белгечләр җитмәү, яшь белгечләрне төбәкләргә тәгаенләү, аларның эш хакы, табибларга язылуның (анда онкологка язылу турында сүз барды) аеруча катлаулы булуы, авыл җирендәге ФАПларга белгечләр җәлеп итү мәсьәләләренә кагылышлы булды.
Читайте нас: