ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 июнь 2019, 10:39

ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ ӨЛКӘСЕНДӘ ДӘ КАЛЫШМАС ӨЧЕН


#Владимир Путин.

2030 елга Русия Федерациясендә ясалма интеллект өлкәсендә белгечләргә кытлыкны тулысынча бетерергә ниятлиләр. Бу хакта ясалма интеллект үсешенең милли стратегиясендә әйтелә.

—2024 елның максаты — ясалма интеллект өлкәсендә белем бирү программалары буенча иң алдынгы 10 ил арасына керү. 2030 елның максаты — ясалма интеллект өлкәсендә эшчәнлек алып баручы белгечләргә кытлыкны бетерү, шул исәптән алдынгы чит ил белгечләрен җәлеп итү хисабына, — дип күрсәтелгән документ текстында.

Әлеге максатларга ирешү өчен барлык дәрәҗәдәге белем бирү өлкәсе өчен ясалма интеллект буенча күнекмәләр формалаштыру өчен программалар эшләү планлаштырыла, дип аныклана. Моннан тыш, бу өлкәдә икенче бушлай югары магистр белем алу мөмкинлеге дә кертеләчәк, дип планлаштырыла.

Шунысын әйтеп үтү дә артык булмас, күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә 30 июньгә кадәр ясалма интеллект өлкәсендә технологияләр үсешенең милли стратегиясен эшләргә кертергә кушты.
Читайте нас: