ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 июнь 2019, 10:43

81 МӨРӘҖӘГАТЬ КАРАЛДЫ


#Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы В.В.Путин ил халкының сорауларына 4 сәгать һәм 15 минут җавап бирде. Эфир вакытында барлыгы 81 мөрәҗәгать карарга өлгерделәр. Чарага гражданнарны борчыган 1 миллион 87 мең сорау җиткерелгән. Аларның күбесе сәламәтлек саклау, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, милли проектларны үтәүгә кагылышлы иде, юллар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр юклыгына шикаятьләр булды.

Сөйләшү барышында безнең республикадан сораулар булмады. Кремльдән хәбәр ителгәнчә, быел килгән сораулар саны азрак булуга карамастан, халыкның турыдан-туры линиягә кызыксынуы югары дәрәҗәдә кала.
Читайте нас: