Дистә еллар ремонт күрмәгәнлектән, кайчандыр җәелгән асфальт, вак ташлардан да берни калмыйча диярлек, зур-зур чокырлар барлыкка килгән. Әлеге юлдан бер тапкыр гына булса да узып китү дә аның нинди хәлдә икәнен аңларга җитә иде. Ниһаять, боз кузгалды: бүгенге көндә биредә “Башкиравтодор” юл ремонт-төзекләндерү идарәлегенең Чакмагыштагы филиалы егетләре төзекләндерү эшләрен башладылар. 1,5 км озынлыктагы асфальт саласы юлның өске катламы махсус техника белән кырдырып алына, аннан соң вак таш, ком-таш салынып, асфальт түшәләсе участокның
нигезе ныгытыла. Бу өлкәдә 40 ел буена хезмәт салучы мастер Әдһәм Нәбиуллин сөйләвенчә, билгеләнгән участокка ике катлам асфальт җәеләчәк, ә калган өлешендә ремонт эшләре башкарылачак.