ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 июнь 2019, 21:39

КЕЧЕ ҺӘМ УРТА БИЗНЕСКА ЯРДӘМ ИТҮ МАКСАТЫНДА


# «Малое и среднее предпринимательство»

#Владимир Путин.

Быел Русия төбәкләрендә "Минем бизнес" кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен утыз биш хезмәт үзәге ачылачак. дип хәбәр итте ТАСС Икътисадый үсеш министры урынбасары Вадим Живулин. "Илкүләм проект нигезендә, 2024 елга кадәр төбәкләрдә 100 "Минем бизнес" үзәге ачылырга тиеш. Мондый үзәк Русиянең һәр субъектында булырга тиеш. Быел 35 яңа үзәк ачу планлаштырыла", - диде ул. Живулин сүзләренчә, үзәкләр күбрәк барлыкка килергә мөмкин.

"Минем бизнес" үзәкләре "Кече һәм урта эшкуарлык” гомумдәүләт проекты һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү чикләрендә төзеләчәк. Бу үзәкләр кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм күрсәтү буенча хезмәт күрсәтәчәк.

Ил Президенты Владимир Путин май указында куйган максатларга ирешү өчен Русия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча илкүләм проект эшләнгән, аны 2024 елга кадәр тормышка ашырып җиткерү мөһим. Гомумдәүләт проект бюджеты 481,5 млрд. сум тәшкил итә, шуның 416, 2 млрд.сумы федераль бюджеттан бүленә.

Уфада 25 майда Тынычлык урамындагы «Книжка» бизнес-үзәгендә эшмәкәрләр өчен «минем бизнес " үзәге ачылды. Бу бизнес өчен үзенә күрә «Кайнау ноктасы» булачак, анда бизнес вәкилләре күпфункцияле үзәк хезмәтләреннән файдалана алачак. Әлегә бу филиал, әмма анда эшкуарлар үз бизнесларын үстерү һәм гамәлгә ашыру өчен кирәкле документацияне һәм мәгълүмат ярдәмен ала алачак.

Шунда ук «Фабрика будущего» коворкинг-үзәге урнашкан, ул яңа экосистема булып тора. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бизнес-инкубатор эше белән танышты, яшьләр белән аралашты. Биредә яшьләрнең инновацияле иҗат үзәге, бизнес-акселератор, бизнес-инкубатор, коворкинг-үзәк, технопорт, халык сәнгать һөнәрләре, һөнәрчелек эшчәнлеге һәм социаль эшкуарлык, инжиниринг үзәкләре урнашкан.

Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Римма Бойцова биредә яңа эш башлаучы эшмәкәрләр өчен дә, фрилансерлар өчен дә, креатив, иҗади кешеләр һәм инновацион эшкуарлар өчен дә шартлар тудырылган, дип билгеләп үтте.
Читайте нас: