ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 июнь 2019, 21:54

МИЛЛИОНЛАГАН КОРБАН ИТЕЛГӘН ГОМЕРЛӘРНЕ ИСКӘ АЛЫП

#Владимир Путин.

1941 елның 22 июнендә таңга фашист Германиясе сугыш игълан итмичә Совет Союзына һөҗүм итә. Беренче көнне үк Кызыл Армиянең меңләгән хәрбиләре һәм тыныч гражданнар һәлак булды, 1,2 мең самолет, танклар һәм артиллерия кораллары юкка чыгарылды. 2007 елның 25 октябрендә РФ Президенты Владимир Путин “Хәрби дан көннәре һәм Русиянең истәлекле даталары турында "гы законга үзгәрешләр кертте. Истәлекле даталар исемлегенә яңа дата: 22 июнь — Бөек Ватан сугышы башланган көн, Хәтер һәм кайгы көне, буларак кертелде.

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Гитлер гаскәрләренең Советлар Союзына басып керүенә 78 ел тулу уңаеннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган совет сугышчыларының истәлеген хөрмәтләп, Билгесез солдат кабере янындагы Мәңгелек утка чәчкәләр веногын салды Александров бакчасында традицион тантана 22 июньдә билгеләнгән Хәтер һәм кайгы көненә багышланды.

Дәүләт башлыгы белән бергә тантанада ветераннар, Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев һәм Министрлар Кабинеты әгъзалары, Президент хакимияте җитәкчелеге, депутатлар һәм сенаторлар, РФ Кораллы Көчләре җитәкчелеге һәм төп конфессияләр вәкилләре, шулай ук кадетлар катнашты.

Почетлы каравыл солдатлары "Русия Федерациясе Президентыннан Билгесез солдатка" дигән алтын язулы Русия флагы төсләрендәге тасмалы венок урнаштырды. Путин анның тасмаларын җайлап куйды һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә башын иде. Аннан соң мемориалга башка катнашучылар чәчкәләр салды. Чара коры җир гаскәрләре, Һава-космик көчләр һәм Хәрби-диңгез флоты вәкилләре булган хәрбиләрнең тантаналы маршы белән дәвам итте. Тантана ахырында В.В.Путин герой-шәһәрләр аллеясында чәчкәләр салды.
Читайте нас: