ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 июнь 2019, 10:55

КОНФЛИКТЛЫ ХӘЛЛӘР ХӘВЕФ ТУДЫРА


#Владимир Путин.
РФ Президенты Владимир Путин Русия Куркынычсызлык советының даими әгъзалары белән Фарсы култыгындагы һәм Грузиядәге гадәттән тыш хәлне тикшерде, шулай ук дәүләтнең эчке сәясәт мәсьәләләре турында фикер алышты, дип хәбәр итте дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков. "Киңәшмәдә катнашучылар киеренкелеккә бәйле борчылуларын белдерделәр һәм анда җәлеп ителгән илләр җитәкчелеген тынычлыкка өндәделәр, уйланылмаган адымнар төбәк һәм дөньякүләм тотрыклылык өчен хәвеф белән янавы мөмкин”, дип билгеләп үтте Песков. Моннан тыш, Грузиядәге конфликт та көн үзәгендәге мәсьәлә булды. "Экстремистик элементлар барлыкка китергән русофобия юнәлешендәге провокациясе Русия парламентарийлары иминлегенә янаучы бик хәвефле күренеш буларак бәяләнде", - диде матбугат секретаре. Ул хәбәр иткәнчә, чит ил эшләре министрлыгына Русия гражданнарын, шул исәптән Грузиягә ял итәргә юнәлгән яки инде анда булган туристларны, экстремистик элементлар гамәлләренә бәйле хәвеф югары булу ихтималы турында кисәтергә тәкъдим ителгән. Киңәшмәдә шулай ук агымдагы мәсьәләләр дә кузгатылды», — дип өстәде дәүләт башлыгының матбугат секретаре.
Читайте нас: