ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 июнь 2019, 10:51

БАЛАЛАР ӨЧЕН ТҮЛӘНҮЧЕ ПОСОБИЕ КҮЛӘМЕ АРТА


#Владимир Путин.

Яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә билгеләнгән пособие хәзерге 50 сумнан 10 мең сумга кадәр артачак, аны аз керемле гаиләләр алачак. Бу хакта РФ премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр итте.

" Яшь ярымнан өч яшькә кадәр балалары булган аз керемле гаиләләргә ярдәм итүне арттыру турында карар кабул ителде. Алар ай саен элеккеге 50 сум урынына бер балага 10 мең сумнан артык акча алачак», — диде Медведев Русия үсешенең демография өлкәсендә милли максатларына ирешү турындагы мәсьәлә буенча киңәшмәдә.

Хөкүмәт башлыгы бу мәсьәләнең Президент Владимир Путин белән “Туры линия” барышында күтәрелүен искәртте.

Әлегә кадәр гаиләдә һәр кеше исәьенә керем бер ярым минималь яшәү күләменнән кимрәк булса, бу гаилә аз керемле һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗ дип рәсмиләштерелә иде. Хәзерге вакытта бу критерийны бер ярымнан ике минималь яшәү минимумына кадәр арттыру турында закон проекты әзерләнде. Бу гамәл әлеге төр дәүләт ярдәменнән күбрәк гаиләләр файдалана алсын өчен башкарыла. Д.Медведев шулай ук инвалид балаларны караган эшләмәүче ата-аналарга компенсация түләүләре ике тапкыр диярлек артуы турында да белдерде. «Бу чара агымдагы елның 1 июленнән гамәлгә керәчәк", — дип ассызыклады премьер.

Чыганак: РИА “Новости” агентлыгы.
Читайте нас: